Qazanda Näwrüz bäyräme / Казанда Нәүрүз бәйрәме

21 Мартта Казанда Төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Казан ипподромы каршында Татарстан халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйрәмдә республикадагы 11 төрки халык вәкилләре үз гореф гадәтләрен, милли аш суларын, җыр биюләрен күрсәтте, ризыклары белән килгән кунакларны сыйлады.

Бәйрәмгә Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстанның Казандагы баш консуллары да катнашты.

Бәйрәмне оештыручылардан, Татарстан халыклар дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов быелгы бәйрәмне оештырудан кәнәгатлелек хисе алуын әйтте.

“Татарстан, Башкортстанда бу бәйрәм онытылып барса да, аны кире кайтара алдык. Дөньяда һәр нәрсәнең үз урыны бар. Ә язның башлана торган вакыты, көне исә ул Нәүрүз. Бу бәйрәм турында социаль челтәрләр аша халкыбызга җиткердек. Язны каршы ала торган көн булырга тиеш. Ә ул көн-Нәүрүз”, дип белдерде.