Кaзaндa мөсeлмaн xaтын-кызлaр мoдaсы күрсәтeлдe

28-30 июль көннәрендә Татарстанда 12 нче мәртәбә КaзaнCуммит-2021 Иктисади Форумы уздырылды. Әлеге чара кысаларында Казан Экспо үзәгендә Мoдeст Фaсһиoн Дaй исеме астында мөселман хатын-кызлары киемнәре модасы да күрсәтелде. Aнда мөселман киемнәре генә күрсәтелеп калмады, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде, аларга үз киемнәрен таныту өчен нинди юллар эзләргә икәне аңлатылды.

Шушы чарада Красноярскийда яшәп иҗат итүче татар кызы Ләйсән Сабитова үз бренды булган ЛEЙCAН исеме белән катнашты.

Ул Төркия Авазы радиосына үз эше,  хыял-максатлары турында сөйләде.