Кaзaндa “Чыңгыз импeриясы сaбaклaры”

2 нче апрельдә Казан Кремлендә урнашкан “Эрмитаж» үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буе. Чыңгыз империясе сабаклары” дигән күргәзмә ачылды.

Алтын Урда чорына багышланган күргәзмәдә алтын һәм көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре, табак савытлар, фарфордан эшләнгән экспонатлар, кием салым, тәңкәләр һәм башка әйберләр урын ала.

Алтын Урда Дәүләтенә 750 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә ачылышында журналист Римзил Вәлиев әлеге күргәзмәнең әһәмияте бик зур, аны сөйләп аңлатып кына бетереп булмый дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Советлар берлегендә 1944 елда чыккан карар нигезендә Алтын Урда дәүләте тарихын өйрәнү тыелган була, хәзер исә чын тарих җир йөзенә чыга башлады. Әлеге күргәзмә моның бер мисалы, дип саный Римзил Вәлиев.

600 дән артык экспонат урын алган күргәзмә, октябрьгә кадәр ачык булачак.