Кaзaндa 23нчe aпрeль бaлaлaр бәйрәмe

Төркиянең 23 апрель милли мөстәкыйллек һәм балалар бәйрәме Татарстан башкаласы Казанда да зурлап билгеләп үтелде.

Быел, Төрек эшмәкәрләре төзегән 5 йолдызлы Казан Палас кунакханәсендә оештырылган бәйрәм тантанасына төрек балалары белән беррәттән татар һәм рус гаиләләре балалары да чакырылды.

Тантананы Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садык Доган ачып җибәрде.

Баш консул әлеге бәйрәмнең 1920 нче елның 23 нче апрелендә Төркиянең 1 нче бөек милләт мәҗлесе ачылган һәм бу көннең төрек халкының мөстәкыйллеге игълан ителгән көн булуын бәян итте.

Садык Доган 23 нче апрель бәйрәменең Төркиянең беренче президенты Мостафа Кемал Ататөрек тарафыннан 1924 нче елда “Балалар-бер милләтнең киләчәге” дип игълан ителеп балаларга бүләк ителүен җиткерде.

Төрле җыр-биюләр белән барган 23 нче апрель балалар бәйрәме тантанасы ахырында балаларга төрле тәм-томнар тәкъдим ителде.