Nursöyä Yarullina: “Aldalağan keşene ber dä yaratmıy ide” / Нурсөя Яруллина: “Алдалаган кешене бер дә яратмый иде”
Сентябрь ахырында Татарстан башкаласы Казанның Жуковский урамындагы йорт диварына “Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде” дигән мемориал такта куелды.
Истәлек тактасын ачу тантанасына Татарстан Парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.
Видеоязмада без сезгә шагыйрь Фәнис Яруллиннның тормыш иптәше Нурсөя Яруллина, шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм язучы Зиннур Мансуровның чыгышларын тәкъдим итәбез.