Nuriyä Xaşimova xalıq şağıyre Fänis Yarullin turında / Нурия Хашимова халык шагыйре Фәнис Яруллин турында

Сентябрь ахырында Казанның Жуковский урамындагы йорт диварына “Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде” дигән мемориал такта куелды.

Истәлек тактасын ачу тантанасына Татарстан Парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.

Без сезгә әлеге чарада катнашкан Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма комитеты җитәкчесе Нурия Хашимова һәм Фәнис Ярулллинның туганы Сәвия ханымның чыгышларын тәкъдим итәбез.