“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасары Зөлфәт Габдуллин / “Möxämmädiyä” mädräsäse mödire urınbasarı Zölfät Ğabdullin

Октябрь башында Казанда, «9 нчы Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.

Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Чарада чыгыш ясаган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасары Зөлфәт Габдуллин, 1990 нчы еларда Вәлиулла Хәзрәтнең ничек итеп “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен оештырып аның укыту программаларын төзүе һәм Казан дәүләт университетыннан галимнәр чакырып ничек итеп мәдрәсәдә укыту процессын башлап җибәрүе турында сөйләде.