Mişärlärdä Tatar üzañı / Мишәрләрдә Татар үзаңы

30 мартта Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында  "Мещерада татар кенәзләре чоры" дигән китап тәкъдим ителде.

Аны тарихчылар Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган. Әлеге хезмәт 15 нче-17 нче гасырларда булган вакыйгаларга багышлана.

Китапны тәкъдим итү чарасына галимнәр, тарих белән кызыксынучылар, журналистлар да катнашты.

Китап презентациясе яңа форматта узды. Чара Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның җырлары белән үрелеп барды.

Тарих институтының Алтын Урда һәм Казан ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, галим Илнур Миргалиев Тарих институты башкарган эшләргә тукталып, институтта соңгы арада чыккан башка китапларны да танытып үтте.