Казанда “ЫX Якупов укулары” - Кaзaндa “9нчы Якупoв укулaры”

Октябрь башында Казанда «ЫX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.

Чарада чыгыш ясаган Русия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә, Вәлиулла хәзрәт Якупов - традицион исламны кайтару юнәлешендә эшләгән, ислам яңарышының алдынгы рәтендә торган шәхес, дип белдерде.

«Бүгенге көндә Татарстанда 1500 мәчет, 82 уку дини йорты бар. Шатланырлык нәтиҗәләребез күп. Вәлиулла хәзрәт нәкъ менә шуның башлангычында торды. Ул ислам яңарышының локомотивы иде. Ул анда кайнаган кеше генә түгел, шул өлкәдә эшләр алып барган, кайгырып йөргән шәхес. Вәлиулла хәзрәт ул чорда мәгариф системасын барлау, үзебезнең традицияләрне кайтаруга зур өлеш кертте», — диде ул.