Кaзaн шәһитләрe өчeн Корьән ашы / Кaзaн шәһитләрe өчeн Кoрьән aшы

16 октябрьдә Казанның Миллият йортында 30 дан артык милли активист катнашында 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрнең рухларына атап Корьән ашы үтте.

Чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин оештырды.

 Милли акктивист мәҗлесне ачып җибәреп, “468 ел элек без үзебезнең дәүләтчелегебезне югалттык. Ул вакытта безнең бабаларыбыз каһарманнарча үз ватаннарын, үз туган җирләрен, балаларын, хатыннарын, туган йортларын яклады һәм тигезсез көрәштә каһарманнарча һәлак булдылар.

Без һәрвакыт бабаларыбызны искә алырга тиеш. Аларның каһарманлыгын күрсәтеп үзебездә милли рух, балаларыбызда милли фикер тәрбияләргә тиеш”, - дип белдерде.