Касыйм ханлыгы шәүләләре / “Кaсыйм xaнлыгы шәүләләрe

4 февральдә Казанның Милли китапханә бинасында “Касыйм Ханлыгы шәүләләре” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы үтте. Мәскәүдә басылган китапның авторлары Русия мөселманнары диния нәзәрәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов һәм педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Марат Сәфәров. Аларга китапны чыгарырга Русия мөселманнары диния нәзәрәте ярдәм иткән.