Илһaм Шaкирoвның кaбeрeнә тaш куелды - Илһaм Шaкирoвның кaбeрeнә тaш куелды

16 октябрьдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән татар халкының легендар җырчысы, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе ​ Илһам​ Шакировның каберенә таш куелды.

Фортепияно клавишалары, диңгез дулкыннары һәм диңгез уртасында торган кыя рәвешендә эшләнгән ташны​ Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган​ талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган.

Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барган мәрасимдә​ күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашты һәм Илһам Шакировка кагылышлыы якты истәлекләре белән уртаклашты.