Фoaт Гaлимуллин: “Әти дип бeркaйчaн дa әйткәнeм булмaды”

Узган тапшыруларыбызның берсендә без сезгә 22 июнь - сугыш башланганга 80 ел тулу уңаеннан «Татарстан» дәүләт радиосы Казанда «Без-41 нче ел балалары” исемле әдәби-музыкаль кичә уздыруы турында хәбәр иткән идек.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткән кичәдә 1941 елда туган күренекле татар шәхесләре-халык шагыйре Рәдиф Гаташ, халык язучысы Фоат Садриев, халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, Миңгол Галиев, язучы Сәйдә Зыялы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин һәм башкалар катнашты.

Хөрмәтле тыңлаучылар, бүгенге чыгарылышта без сезгә - филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинның, үз әтисенең Икенче бөтендөнья сугышында ничек итеп хәбәрсез югалуын һәм аннан соң һәлак булуы турында хәбәр килү вакыйгасын үзенең аңлатуында тәкъдим итәбез.