Фирдүс Тямаев: “Кешеләргә ышанасы килә” / Фирдүс Тямaйeв: “Кeшeләргә ышaнaсы килә”

30 мартта Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында  "Мещерада татар кенәзләре чоры" дигән китап тәкъдим ителде.

Аны тарихчылар Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган. Әлеге хезмәт 15 нче-17 нче гасырларда булган вакыйгаларга багышлана.

Китапны тәкъдим итү чарасына галимнәр, тарих белән кызыксынучылар, журналистлар да катнашты.

Китап презентациясе яңа форматта узды. Чара Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның җырлары белән үрелеп барды.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Илгиз Халиков әлеге китап чыгуны тарихи вакыйга дип бәяләде. Мондый чаралар бары тик халык санын алуга гына бәйле булмаска, бертуктамый эш булырга диде.

Җырчы Фирдүс Тямаев “Кешеләргә ышанасы килә” дигән җырын башкарыр алдыннан, кешеләр берберсенә ышанып яшәгәндә туган телне саклап калып була дип белдерде.