Фәнзaмaн Бaттaл. “Юлын бeлгән aдaшмaс” (Зaһид Мәxмүди)

18 февральдә татарның танылган сатирик язучысы, кыю һәм туры сүзле фикергә ия Фәнзаман Батталга 80 яшь тулу Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәсе оештырылып билгеләп үтелде. “Юлын белгән адашмас” дип аталган кичәдә аның иҗатташ дуслары, язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясады. “Хәбәрчебездән” тапшыруының бүгенге чыгарылышында әлеге кичәдә яңгыраган фикерләрне сезгә ишеттерүебезне дәвам итәбез.

Фәнзаман Баттал оста сатирик, талантлы каләм иясе булу белән беррәттән, ул әле гомеренең соңгы елларында Җәза исемле кинога да төшергә, алай гына да түгел әлеге татарча төшерелгән кинода төп ролләрнең берсен дә башкарырга өлгерә.

Искә алу кичәсендә аны шушы фильмда төшергән чакырган, Җәза фильмының авторы, язучы Захид Мәхмүди, Фәнзаман Батталга карата фикерләре белән уртаклашты.

Заһид Мәхмүди, Фәнзаман Батталның безнең фильмда катнашуы, бу фильмның мәртәбәсен күтәрде, ул үз ролен менә дигән итеп башкарып чыкты, дип белдерде.