Дaнлыклы тaтaр җырчысы Илһaм Шaкирoв турындa фикeрләр - Дaнлыклы тaтaр җырчысы Илһaм Шaкирoв турындa фикeрләр

3 нче октябрьдә Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортка татарның данлыклы җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исеемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә гранит таштан эшләнгән мемориал такта урнаштырылды.

Тантанада җырчының дуслары, туганнары, дәүләт эшлеклеләре, филармония һәм сәхнә артистлары, язучылар катнашты.

Бүгенге тапшыруда без әлеге мемориал такта урнаштыруда катнашкан танылган шәхесләрнең Илһам Шакировка карата әйткән фикерләрен сезгә җиткерәсебез килә.