Әзһәр Шaкирoвны кoтлaп

22 февральдә Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, гомеренең 60 елын Камал театрына багышлаган татарның данлыклы иҗат әһеле Әзһәр Шакировка 80 яшь тулды.

Бу уңайдан 26 февральдә Казанның Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт академия театрында Әзһәр Шакировка багышланган  юбилей кичәсе оештырылды.

Тапшыруыбызның узган атна чыгарылышында Әзһәр Шакировның бу кичәдә үз әтисенә багышлап язылган “Әти” дигән монологын җиткергән идек.

Бүгенге тапшыруыбызда сезгә әлеге кичәдә юбилярга багышлап яңгыраган чыгышларны карарга тәкъдим итәбез.