Alsu Xäsänova Bulut iskä alındı (2)

15 мартта Татарстан Язучылар Берлеге бинасында Ватаным Татарстан газеты журналисты, 2015 нче елда яман шеш авыруыннан арабыздан киткән Алсу Хәсәнова-Булутны искә алу кичәсе уздырылды.

“Дога” дип аталган кичәдә Алсу Хәсәнова-Булут хакында якты истәлекләр яңгырады.

Тапшыруыбызның узган атна чыгарылышында да әйтелгәнчә, кичәдә, талантлы, яшь, кыю каләмле журналистлар өчен махсус булдырылган, журналист Алсу Хәсәнова исемен йөрткән, премия дә тапшырылды. Быел әлеге бүләккә яшь журналист Чулпан Гарифуллина ия булды.

Кичәнең беренче өлеше Алсу Хәсәновага бәйле чыгышлар белән барса, икенче өлеше исә, аның тормыш иптәше Левент Булутның Алсуга багышлап  иҗат иткән шигырьләренә, композитор Мөнирә Хәбибуллина язган җырлар белән дәвам итте. Бу җырларны Татарстанның танылган җырчылары башкарды.

Бүгенге чыгарылышыбызда әлеге җырларны сезгә игътибарга да тәкъдим итәбез.