Aлсу Xәсәнoвa Булут искә aлынды (1)

15 мартта Татарстан Язучылар Берлеге бинасында Ватаным Татарстан газеты журналисты, 2015 нче елда яман шеш авыруыннан арабыздан киткән Алсу Хәсәнова-Булутны искә алу кичәсе уздырылды.

“Дога” дип аталган кичәдә Алсу Хәсәнова-Булут хакында якты истәлекләр яңгырады. Шулай ук, аның тормыш иптәше Левент Булут иҗат иткән шигырьләргә композитор Мөнирә Хәбибуллина язган җырлар да тәкъдим ителде.

Кичәдә, Алсу Хәсәнова исемендә булдырылган бүләк тапшырылды. Быел әлеге премиягә яшь журналист Чулпан Гарифуллина ия булды.

Кичәдә чыгыш ясаган Ватаным Татарстан газетының баш мөхәррире Миңназим Сәфәров, Алсу тормышта гөрләп яшәде. Аның тиз генә күтәрелеп, кинәт кенә фаҗигале сүнүе безне сискәндереп җибәрде. Алсу авырса да, бу авыруы алдында югалып калмады, ул, мин барыбер көрәшәм әле дип әйтә торган иде. Аның авыруы безне, төрле авырулар белән авыручыларга ярдәм итәргә кирәклеккә өйрәтте һәм без газета буларак хәйрия концертлары оештыра башладык дип, сөйләде.