Айдар Хафиз белән хушлашу / Aydar Xafiz belän xuşlaşu

13 декабрьдә Казанда Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Айдар Хафизның йөрәге тибүдән туктады. Ул 7 нче хастаханәдә коронавирустан дәваланган. Танылган артистка 77 яшь иде.

Мәрхүм белән хушлашу 14 нче декабрьдә үзе эшләгән Камал театры каршындагы мәйданда үтте.

Хушлашу мирасимен алып барган мәрхүмнең хезмәттәш дусты, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләл, мәрхәмәтсез үлем, бөтен дөньяны айкаган чир зәхмәте сәхнәдәш дустыбызны, күренекле артистыбызны арабыздан алып китте диде.

Үлем һәрвакытта көтмәгәндә килә дигән Хәлим Җәләл, мәрхүм белән соңгы тапкыр кайда һәм кайчан күрешүен дә аңлатып үтте.

Хушлашу мирасимендә шулай ук Камал артисты Илдар Хәйруллин, мәрхүмнең сеңлесе-Камал артисты Раушания Юкачева, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар да чыгышлар ясап Айдар Хафиз белән хушлашу сүзләрен әйтте.

Мәрхүм туган авылы-Питрәч районы Күн авылында җирләнде.