Qazanda "Bizyak.Arabesk" kürgäzmäse

Milli sänğat galereyasında rässam Alsu Timergalina kürgäzmäse açıldı

1692578
Qazanda "Bizyak.Arabesk" kürgäzmäse

13 августта Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Алсу
Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе ачылды.

«Алсу Тимергалина Казанның тарихы һәм этнографиясе белән кызыксына.
Бу темага ул „Иске Казан“ һәм „Казан“ график сериясен булдырган. Рәссам
искиткеч натюрмортлар, жанрлы картиналар, лирик пейзажлар остасы” дип
хәбәр итә «Хәзинә» галереясе белгечләре.

Күргәзмәдә рәссамның соңгы ике елда ясаган керамик эшләнмәләре дә
күргәзмәдә аның рәсемнәре белән бергә беренче мәртәбә тәкъдим ителде.

Бу эшләр авторның традицияләрне үзенчәлекле итеп күргән милли стиль
эзләнүләрен чагылдыра.

Күргәзмә 5 сентябрьгә кадәр дәвам итә.



Bäyläneşle xäbärlär