Кaзaндa 1 миллиoн юлчы яисә утын мичeндә пeшкән иртәнгe aш

Татарстанда булып узган һәм булачак, татар дөньясына кагылышлы әһәмиятле вакыйгаларга бер күзәтү

1474642
Кaзaндa 1 миллиoн юлчы яисә утын мичeндә пeшкән иртәнгe aш

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН XӘБӘРЛӘРE 18.08.2020 ПOДКACТ

Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла

17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә  куллар өчен дезинфекция чаралары бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул.

Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.

«Татар-информ» мэглумат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичәдән башлап республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлады.

Алар яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.

 

Утын мичендә пешкән иртәнге аш

Казанда «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты старт алды. Тапшырулар кунаклары, Татарстанда танылу алган шәхесләр - традицион татар ризыкларын әзерлиләр һәм гаилә рецептлары белән уртаклашалар. Кыстыбый әзерләү серләре белән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова уртаклашты.

Татар халкының кулинар сәнгате борынгы заманнардан бирле бай милли традицияләр белән дан тоткан, аларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. «Татар ашлары уникаль, мондый ризыкларны бүтән беркайда да очратмассың - бездә ит, бәрәңге ризыкларының бай ассортименты һәм, әлбәттә, тәме һәм формалары буенча кабатланмас баллы тәм-томнар бар, - дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. - Әмма татар ашларының төп үзенчәлеге - ул рецептларны саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру».

Әлеге борынгы рецептларны республикабызның танылган шәхесләре «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты аш бүлмәсендә искә төшерә һәм тормышка ашыра. Проект авторы, Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов раславынча, кагыйдә буларак, кунаклар балачакта яратып ашаган ризыкларның рецептлары белән уртаклаша. «Катлаулы рецептлар бар, гади рецептлар бар, безнең төп максат - ризыкны әниләр, әбиләр, карт әбиләр өйрәтеп калдырган уникаль рецептура буенча әзерләү», - дип сөйләде Зөфәр Гаязов. Гастрономия очрашуының төп атрибуты - традицион татар утын миче, чакырылган кунаклар ризыкларны шунда әзерлиләр.

Татар ашлары күптән инде Татарстанның визит карточкасы булды - еш кына туристлар Казанга төбәкнең гастрономия мәдәнияте белән танышу өчен киләләр. Дарья Санникова сүзләренчә, туристлар арасында популяр топ-5 ризыкка өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, кыстыбый, талкыш каләвә керә. «Казанда милли татар ашлары булган рестораннар зур популярлык казанды. Туристлар нәкъ менә татар ашлары булган рестораннар турында сорый, Европа ресторанын үзебездә дә сынап карый алабыз, диләр, бу тагын бер кат Казанның илнең гастрономия башкаласы булуын раслый», - дип билгеләде Санникова. Бу хакта кзн.ру сайты хәбәр итә.

 

«Казан» халыкара аэропортында 1 млн пассажир

Ел башыннан Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 1 млн пассажирга хезмәт күрсәткән. Миллионынчы сандагы пассажир 12-нче августта CУ1277 Казан - Мәскәү рейсында теркәлгән.

Августның беренче 10 көнендә ил эчендәге рейсларда пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6%-ка арткан. Федераль юнәлешләрдә иң зур ихтыяҗ Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь һәм Ростов рейсларына күзәтелә.

Пассажирларда иң ихтыяҗлы юнәлеш булып Русия башкаласына очышлар кала. Гомумән алганда, хәзер Казаннан 40 маршрут буенча рейслар башкарыла, шул исәптән Мәскәү юнәлешендә генә дә атна саен 15 очышка кадәр гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

 

«Печән базары» фестивале

«Печән базары» татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте фестивале Казанда 29-нчы һәм 30-нчы августта узачак. Иске Татар бистәсендә Түбән Кабан күленең яңартылган яр буе чараны уздыру мәйданчыгы булачак.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласының кунаклары лекторийда, бию мастер-классларында, балалар зонасында була, шулай ук артистларның чыгышларын карый алачак. Фестивальгә керү ирекле, дип хәбәр ителә «Иске шәһәр» префектурасының Ынстaгрaм-аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Кабан күле яр буеның икенче чиратын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Ике яңа участокның озынлыгы - Һади Такташ урамыннан Назарбаев урамына һәм Иске Татар бистәсендә Мәрҗани урамы буенча - 2 чакрым чамасы. Эш тәмамланганнан соң, күлнең ике ягында да фиточистарту каскадлары, барбекю зонасы, ишкәкле спорт төрләре мәктәбенең яңа бинасы, футбол кыры, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар, амфитеатр, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, велопарковкалар, Һади Такташ урамы ягыннан яңа керү төркеме пәйда булачак.

 

 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär