Тaтaрстaндa Жaдид фeст фeстивaлe, яңa тeлeкaнaл, кaлдыклaр һәм тaтaр кaпкaчысы

Татар дөньясының мәркәзе саналган Казан һәм гомумән Татарстанда булган яисә булуы көтелгән яңалыклар

1316743
Тaтaрстaндa Жaдид фeст фeстивaлe, яңa тeлeкaнaл, кaлдыклaр һәм тaтaр кaпкaчысы

Бөтендөнья татар яшьләре Казан халкын Яңа татар бистәсенә чакыра

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җәмәгатьчелекнең игътибарын Казанның Яңа татар бистәсенә юнәлтергә тели. Жaдид фeст фестиваленең быелгы яңа программасы Яңа татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана.

«Без 2016 елны «Печән базары» фестивален башлап җибәргән идек. Ул үзен бик аклады һәм Жaдид фeст буларак без аның кышкы версиясен әзерләдек. Егерменче гасыр башында яңалык кертүчеләр, татар шәһәр мәдәниятен үстерүчеләр үзләрен җәдитчеләр дип атаганнар. Без шушы исемне фестивальгә куштык. Үзебезне хәзер татар урбанистлары дип атыйбыз», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Ул фестивальне уздырган саен төрле тематика алынуын искәртте. Быелгы фестивальнең Яңа татар бистәсенә багышлануын хәбәр итте.

Жaдид фeст фестиваленең программасы белән тематиканың идея авторы тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов таныштырып үтте.

«Биредә тарихи өлеш тә күп. Ләкин аны ничектер яңача аңлап киләчәктә куллану максатын да күздә тотабыз. Рәсми оешмалар бу юбилейга игътибар итмәсәләр дә, без фестивалебез белән аны искәртергә булдык», — диде ул.

Оештыручылар бистәнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күрсәткән фотокүргәзмә әзерләгәннәр. «Яңа татар бистәсе шәһәр өчен бик перспектив урын булып санала. Киләчәктә ул үзгәрәчәк. Бу урыннар архитекторлар өчен дә кызыклы. Бистәне үзгәрешләр көткәндә тарихы онытылмасын иде», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Фестиваль 10 — 15 декабрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Төп чаралар Гафури урамындагы «Мех кварталы» сәүдә үзәге бинасында булачак. Фестиваль кысаларында лекция, экскурсияләр, остаханәләр, семинар һәм милли дизайнерларның товарларын сату оештырылачак. Уникаль экспонатлар сакланган Мех фабрикасы музеена да игътибарны җәлеп ителәчәк, дип яза татар информ мәглумат агентлыгы.

 

Татарстанда татар һәм рус телендә “Без” телеканалы эшли башлады

Татарстанда “БEЗ-МЫ” исемле татар һәм рус телеканалы эшли башлады. Бу хакта телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина хәбәр итте.

“Без” телеканалы 12 октябрьдән бирле эшли. Күп кенә каналларда эстрада җырлары гына яңгырый. Бездә эстрада да, классика да булачак. Фольклор җырлар да күрсәтеләчәк", - ди баш мөхәррир.

Аның сүзләренчә, телеканалда шулай ук халык көйләре дә яңгыраячак. Спорт яңалыклары да яктыртылачак, сәясәт тә булачак. Киләчәктә дини тапшырулар да төшерергә планлаштырыла.

Телеканалны алты кеше оештырган. Оештыручылар арасында Айгөл Нәбиуллина, Дамир Дәүләтшин, Эдуард Үтәганов, Фәнил Вакказов һәм тагын ике кеше бар.

“Без” телеканалын “Таттелеком” кабель операторындагы 128 каналда һәм “ЁуТубe”тан карап була.

 

Финляндия ширкәтләре Татарстанда көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларыннан ягулык ясарга әзер

Бу Казанда төзелергә тиешле чүп яндыру заводына караганда экология ягыннан күпкә отышлырак ди белдерделәр.

Узган атна Татарстанга Финляндиянең Русиядәге илчесе Микко Хаутала җитәкчелегендә чүп эшкәртү белән шөгыльләнүче ширкәт вәкилләре килде. Алар "Мираж" кунакханәсендә журналистлар һәм җәмәгатьчелеккә үз проектларын тәкъдим итте. Шул рәвешле республикага чүп реформасын башкарырга ярдәм итәргә әзер булуларын сөйләделәр, дип яза азатлык.орг сайты.

"Ни өчен нәкъ менә фин ширкәтләре ярдәм итә ала? Чөнки без кыска вакыт эчендә чүп проблемнарын хәл итә алдык. 20 ел элек җыелган көнкүреш калдыкларының 60 процентын чүплекләргә ташлый идек. Ә хәзер 1 процент кына. Безнең тәҗрибә сезгә мөһим", диде илче Микко Хаутала.

Финляндия ширкәтләре чүп яндыру заводы мәсьәләсенә дә тукталды. CEТ җлeaнтeҗһ ширкәте вәкиле сүзләренчә, көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын яндырыр урынга, аларны эшкәртергә мөмкин ди.

"Без чүптән каты ягулык ясыйбыз. Аны цементлы мичләрдә, яки котельная, җылылык электр станцияләрендә кулланып була. Казанда чүп яндырганга караганда, безнең тәкъдим экология ягыннан күпкә отышлырак", диде CEТ җлeaнтeҗһ ширкәтенең эшмәкәрлек үсеше мөдире Ротислав Баскаков.

Финляндия ширкәтләре вәкилләре файдаланылган майдан кабат май ясау корылмасын төзү турында Татнефть белән сөйләшүләр алып баруын сөйләде. Шулай ук канунсыз чүплекләрне бетерүдә дә тәкъдимнәр әзерләгәннәр.

Халыкара оешмалар рейтингында Финляндия экология буенча иң алдынгы илләрнең берсе санала. Eнвирoнмeнтaл пeрфoрмaнҗe индex күрсәткечләре буенча "дөньяның иң яшел дәүләте" рейтингында беренче урынны ала. EПЫ индексында экология сәламәтлеге буенча Финляндия беренче урында.

 

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы рәсми рәвештә, капкачы Эмиль Гарипов белән килешүне өзүе турында белдерде

«Эмиль Гарипов «Ак Барс»тан китә – килешү якларның ризалыгы белән өзелде», - дип хәбәр итә клубның рәсми сайты.

Клуб уенчыга команда составында үткәргән тугыз сезон, шулай ук өченче Гагарин Кубогын яулауда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, капкачыга алдагы карьерасында уңышлар теләде.

«Ак Барс» клубының генераль менеджеры Рәфыйк Якупов сүзләренчә, үзендә тәрбияләнгән уенчы белән хушлашырга туры килгәнлектән, бу клуб җитәкчелеге өчен бер дә җиңел адым булмаган.

«Шулай да килеп туган вәзгыятьтә без ике як өчен дә иң яхшы карарга килдек – клуб та, уенчы да саубуллашкан вакытта бер-берсенә дәгъва белдерми, бу да бик мөһим», - дип белдерде Якупов.

«Эмильгә алдагы карьерасында чын күңелдән уңышлар телибез һәм аны янәдән лиганың иң яхшы капкачылары исемлегендә күрүебезгә шат кына булачакбыз», - дип сүзен йомгаклады «Ак Барс» клубының генераль менеджеры.

Бу хакта татар-информ.татар сайты яза.

Ак Барс клубы тәрбияләгән капкачы Эмиль Гариповның Омскийның Авангард командасы белән килешү төзегәне билгеле булды.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär