Tatarstan xäbärläre 26/2023

Tatarstanda bulğan qayber waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1952331
Tatarstan xäbärläre 26/2023

Мәскәүдә татар мәдәнияте айлыгы узачак

Мәскәүдә татар мәдәнияте айлыгы узачак. Ул 5 мартта «Дар» мәдәният үзәгендә башлана. 5 мартта 18:00 сәгатьтә «Дастан» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Дастаннар халыкның чын, чит кешеләр йогынтысында бозылмаган этник аңын саклаган. Дастаннар эпик әсәрләрдә шифрланган тарихи чынбарлыкны ача һәм безнең барлык буыннарыбызның этник үзенчәлеген формалаштыра.

Күргәзмәдә татар халкының танылган дастаннары басмалары, китаплар, рәссамнар, фотографлар эшләре булачак.

«Дар» мәдәни үзәге Ленин бистәсендә 9 йортта урнашкан.

Күргәзмә «Тамырларга кайту» проекты кысаларында оештырыла һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырыла, диелә хәбәрдә.

Казанда Кирмән янында татар яшьләре Гаяз Исхакыйны искә алды

“Azatlıq radiosı” beldergänçä яшьләр Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы Татарстан һәм бөтен төрки дөнья өчен олы вакыйга дип әйтә. 

26 февральдә Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Кирмән астында - 1552 елда Казан шәһәрен яклаучыларга куеласы һәйкәл урынында Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы оештырды. Алар аның тормышын һәм иҗатын искә алды, һәйкәл куеласы урынга чәчәкләр салды, Гаяз Исхакый рухына дога кылды.

"Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чараның ник нәкъ менә әлеге урында узуын аңлатты.

"Бу урында без һәр ел 1552 елда Казаныбызны, ватаныбызны яклап шәһит киткән, бабаларыбызны искә алабыз. Һәм бу урында аларга лаеклы һәйкәл куелырга тиешлегенә игътибар җәлеп итүне максат итеп куйдык. Икенчедән, Исхакый гомере буе татар халкының азатлыгы, милли хокуклары өчен көрәшкән, һәм әлеге шәхесне милләтнең азатлыгы өчен көрәш мәйданында искә алу мантыйклы. Бу урында меңләгән татар кызлары-уллары үз ватанын яклап башларын салган, Исхакыйны бу урында искә алу бик мөһим.

Казандагы чара белән без Исхакыйның онытылмавын искә төшерергә, бу проблемга игътибар җәлеп итәргә телибез", ди Нәбиуллин.

Татарстанда куркыныч медицина калдыкларын утильләштерү заводы төзергә мөмкиннәр

Татарстанда медицина учреждениеләрендәге куркыныч калдыкларны куркынычсыз утильләштерү буенча завод төзергә мөмкиннәр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина учреждениеләрендә формалаша торган калдыклар күләмен исәпләргә кушты. Мондый проект республикага 300 миллион сумга төшәргә һәм нибары ике ел эчендә үзен акларга мөмкин.

Плазмохимик деструкция – калдыкларның куркыныч төрләрен тулысынча һәм калдыксыз юк итү технологиясен «Роснано» компаниясенең үсеш директоры Иван Ожгихин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, технология катлаулы химик элементларны молекуляр рәвештә аерым куркыныч тудырмый торган газларга әверелдерүгә корылган.

Рөстәм Миңнеханов барлык медицина учреждениеләре буенча исәп-хисап ясарга һәм аларны эшкәртүгә нинди егәрлек кирәк булачагын исәпләргә кушты. «Шикле контораларга түләмәячәкбез, ә чынлап утильләштерәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

«Ибн Фадлан» фильмы Татарстан прокатына чыга, аннары Россия төбәкләрендә дә күрсәтеләчәк

“Tatar-inform” mäğlümat agentlığı xäbär itkänçä 2 марттан «Ибн Фадлан» нәфис-документаль фильмы Татарстанда прокатка чыга. Аны инде Россия төбәкләрендә дә көтәләр.

«Фильмны Казан мөселман киносы фестивале кысаларында 2 меңнән артык тамашачы карады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән дә килешеп, без аны бөтен мөселманнарга күрсәтергә кирәк дигән карарга килдек», диде «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, Төркиянең бер дистрибьюторы да фильмны прокатка алырга әзерлеген белдергән. Ул Рамазан аенда күрсәтелер дип күзаллана.

Муниципаль районнар караганнан соң икенче дулкын булып, «Синема» челтәре аша Саратов, Самара, Оренбург, Ижевск, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск шәһәрләрендә күрсәтелер дип планлаштырыла.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильмның генераль продюсеры, документаль өлеш буенча режиссеры – Айназ Мөхәммәтҗанов, нәфис фильмнар буенча режиссеры – Рәмис Нәҗмиев.

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның елъязмаларына нигезләнгән. Картинада документаль һәм нәфис фильмнардан торган хикәяләү чиратлаштырыла. Документаль өлештә экспертларның әңгәмәләре һәм фикерләре китерелә.



Bäyläneşle xäbärlär