Тaтaрстaндa aтлaр һәм декарбонизацияләү / Tatarstanda atlar häm dekarbonizaśiyäläw

Tatarstan xäbärläre – 01/2022

1876606
Тaтaрстaндa aтлaр һәм декарбонизацияләү / Tatarstanda atlar häm dekarbonizaśiyäläw

ТӨРКИЯДӘН ТAТAРЧA ТAПШЫРУ / TÖRKİYÄDÄN TATARÇA TAPŞIRU 6.09.2022 13:00 PODKAST

Tatarstanda At köne häm “Tatar arğamağı” kürgäzmäse

“Tatar-inform” agentlığı beldergänçä, at sportına bağışlanğan bäyräm Tatarstannıñ Arça rayonında 17nçe sentyabr könne ütäçäk:

“Ат спорты фестивале кысаларында ат чабышлары, атлар катнашында милли конкурслар көтелә. Шулай ук бу көнне 120, 100, 80 һәм 40 км араларда ат чабышлары буенча иң зур халыкара ярышларның берсе – «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург өлкәләре, Мәскәү өлкәсе, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

Мондый фестивальне уздыру Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсе һәм ул тулаем ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора, дип хәбәр ителә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Арчадагы «Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе белән берлектә оештырыла.

Şul uq agentlıq başqa ber yazmasında Qazanda atlarğa bağışlanğan “Tatar arğamağı” kürgäzmäseneñ açıluın citkerä:

“2 сентябрьдә Казанда Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачылды. Проект татар токымлы атларга багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Биредә республика һәм Россиянең кырыктан артык рәссамының сәнгать, графика, скульптура әсәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать предметлары тәкъдим ителгән.

Дөньяда 400дән артык ат токымы бар. 2018 елда алар исемлегенә татар токымы - аргамак өстәлде: аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дәүләт комиссиясе теркәде.

Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр музейга керү билетлары буенча эшли. Шулай ук аны Пушкин картасы белән дә күрергә мөмкин.

Проектны «Татар аргамагы» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы, ТР рәссамнар берлеге, татар токымлы атларны торгызу үзәге һәм «Алмакай» ат сарае оештыра, диелә хәбәрдә.

Tatarstanda iq’tisadnı dekarbonizaśiyäläw yulınnan baraçaq

Татарстан икътисадны декарбонизацияләү юлыннан барачак, әмма шул ук вакытта яңа технологияләргә күчкәндә бизнесның да, тулаем алганда җәмгыятьнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Татарстан нефть һәм газ химиясе форумының пленар сессиясендәге үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен белдерде. Bu xaqta “Tatar-inform” saytında citkerelä.

«Экологик яктан чиста һәм куркынычсыз мохит – җәмгыять муллыгының нигезе. Сәнәгый иминлек, «яшел» технологияләрдән файдалану мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булачак», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, экологиянең милли чикләре юк, ә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт – һәр гражданинның җаваплылыгы. Бу юлда дәүләт һәм бизнес-бергәлекнең көчен берләштерергә кирәк.

«Бүгенге дөньяда барлык процесслар да теге яки бу яктан углеводородлардан файдалануга бәйле. Арзанлы энергия ресурслары – ил икътисадының көндәшлеккә сәләтле булуында төп һәм кирәкле шартлар. Углеводородлар – ягулык һәм энергия генә түгел, ә нефть химиясе өчен кыйммәтле чимал да», - дип искәртте республика Президенты.

Tatarstan İran belän qızıqsına

Şul uq “tatarstan.ru” saytında “Röstäm Miñnexanovnıñ İran neft’ ministrı urınbasarı – İran Milli neft’ ximiyäse kompaniyase general’ direktorı Mortaza Şah Mirzai belän oçraşuı turında xäbär itelä:

“Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Нефть министры урынбасары – Иран Милли нефть химиясе компаниясе генераль директоры Шаһ Мирзаи белән очрашуда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Иран делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.

Рөстәм Миңнеханов Иран коллегаларына Татарстан белән хезмәттәшлек үсешенә игътибарлары һәм шушы визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул, хәзерге визит безнең ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә яхшы этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде.

«Татарстан Иран белән Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне югары бәяли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан белән Иранның бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышлары бар, үзара багланышлар буенча зур тәҗрибә тупланган».

Robert Miñnullinğa memorial’ taqta

Tatarstan Prezidentı matbuğat xezmäte xäbär itkänçä:

“Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасында катнаштылар.

Мемориаль такта Толстой урамындагы йортның фасадына куелган, анда Роберт Миңнуллин гомеренең соңгы елларын үткәргән. Авторы – скульптор Тимофей Тюрин.

Тантанага күренекле шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, күп санлы иҗат сөючеләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, танылган мәдәният эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика иҗат зыялылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында Роберт Миңнуллинның Башкортстанда, Актаныш районы белән чиктәш Илеш районында туганлыгын, бу районнарның һәрвакыт үзара, шул исәптән иҗатта да ярышуларын билгеләп үтте.

"Республикабызда күренекле, халык яраткан язучылар һәм шагыйрьләр күп булуы – куанычлы хәл. Роберт Миңнуллин аерым талантка ия иде, аның шигырьләре бик шәфкатьле, йөрәктән чыккан.

Ул кешеләрне ярата иде. Ул олылар өчен дә, балалар өчен дә зур шагыйрь иде, аның өчен иҗатта чикләр юк иде. Ул халыкка, үзенең укучыларына бик якын иде. Күп еллар депутат булды һәм, һичшиксез, бөтен халыкның хөрмәтенә лаек булды", - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев бүгенге тантанага килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. "Киләчәктә дә без үзебезнең күренекле шәхесләребезне искә төшерергә һәм аларның хәтерен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләргә тиеш. Чөнки аларны безгә Аллаһы Тәгалә Үзе бирә", - дип нәтиҗә ясады ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Яңа Россия барлыкка килүнең иң катлаулы елларында Татарстанның ныклы позициясе Роберт Миңнуллин кебек депутатлар фикеренә таянды", - дип ассызыклады.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрьнең тол хатыны Клара Миңнуллина чыгыш ясады.

Аннан соң тантанада катнашучылар Роберт Миңнуллинга багышланган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар."

 

 
 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär