Tatarstanda yäşelçälär, ciläk-cimeş häm umartaçılıq

Tatarstan xäbärläre – 15/2022

1853803
Tatarstanda yäşelçälär, ciläk-cimeş häm umartaçılıq

Tatarstanda yäşelçälärgä qıtlıq bulmayaçaq” dip yaza “Watanım Tatarstan” gazetı:

“Üzebezgä genä tügel, başqalarğa da citäçäk. Ägär suğaru programmaların döres başqarabız ikän, Tatarstanda yäşelçälärgä qıtlıq bulmayaçaq.”

Gazet Layış rayonı Narmonka awılında bulıp uzğan Tatarstan Däwlät Şurasınıñ êkologiya, tabiğat’tän faydalanu, agrosänäğät’ häm azıq-tölek säyäsäte komitetınıñ küçmä utırışınnan röportaj täq’dim itä: 

“Кырларны карау барышында агрофирма белгечләре  килгән кунакларга бәрәңге һәм яшелчә культураларына су сибү системасының өстенлекләре турында сөйләделәр. «Татагролизинг»  директоры Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, мондый проектның бәясе 1 milliard 700 million сум тәшкил итә икән.

Очрашуда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгында сугару эшләрен үстерү мәсьәләләре актуаль булды һәм шулай булып кала, диде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин  сүзләренчә,  республикада мелиорацияне үстерү программасы уңышлы  эшләп килә. Соңгы җиде елда Татарстанда җирләрне сугару системасын үстерүгә республика һәм федераль бюджетлардан 6,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу елларда су сибү өчен 200 километрдан артык су торбасы салынган. Шулай ук республика акчасы хисабына сугару җайланмалары өчен тиешле җиһазлар сатып алганда фермерларга ярдәм күрсәтелә. Искеләрен реконструкцияләү һәм яңа гидротехник корылмалар төзү дәвам итә.”

 

“Watanım Tatarstan” saytında Рәшит Фәтхрахмановnıñ “Fäqıyr’lekneñ artuı, inflyaśiya, ênergetik krizis” isemle yazmasında isä dönyaküläm ekonomik täräqqıyätlär belän ber rättän Törkiyä iq’tisadı turında da süz alıp barıla:

Фәкыйрьлекнең артуы, инфляция, энергетик кризис, фонд базарларының түнтәрелеше… Дөнья илләренең икътисади-социаль тормышын нигездә шул сүзләр белән сурәтләп булыр иде. «Июнь инфляциясе, еллыкка күчереп исәпләгәч, 78,62 процентка җитте», – дип хәбәр итә рәсми төрек статистикасы.

Май аенда бу күрсәткеч 73,5 процент булган.

Төрек хөкүмәте даими рәвештә минималь хезмәт хакын күтәреп, халыкның матди югалтуларын капларга тырыша. иң түбән хезмәт хакы күләмен тагын арттырдылар”, - dip yaza gazet.

 

Tatarstan umartaçıları añlata

“İrek mäydanı” gazetı xezmätkäre Liliyä Yosıpova Tatarstan umartaçılarınıñ problemalarına iğ’tibarnı yünältä:

“Арча районы Шекә авылында яшәүче Нурулла Закиров хуҗалыгында күпләп умарта кортлары үлгән. Алар мондый проблемага узган ел да юлыккан иде.

“Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин умартачыларны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән даими элемтәдә булып, үзара киңәшләшеп эшләргә чакыра. Шул очракта күп проблемадан качып булыр иде, дип белдерә.   — Бу көннәрдә агулануның иң куркыныч чоры бара. Культуралар чәчәктә утыра.

Умартачыларга бик игътибарлы булырга кирәк, —. — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен: “Агуламагыз, законнарны саклап эш итегез”, — дип әйтелә. Киңәш бирә алалар, әмма мәҗбүр итү юк. Совет чорында команда бирелсә, үтәлә иде. Хәзер ирекле эш итәләр, җирләрнең хуҗасы бар. Алар үзе сайлый. Күзәтчелек органнары контрольдә тотарга тиеш.” - ди Шәүкәт Хәйруллин.

 

 “Şähri Qazan” gazetında Liliyä Lokmanovanıñ “Җиләкнең “эшли” торган вакыты – дүрт ел” isemle yazmasında:

“Санкцияләр кертелгәннән соң, җиләкчеләргә чит илдән кайтарта торган үсентеләрне үзебездә әзерли башларга туры килгән. Басу-болыннардан халык инде атна-ун көн котырып каен җиләге җыя. Пешкәнен дә көтеп тормыйлар. Хәер, быелгы җәйгә ышаныч юк, әле кайчан пешә ул...” diyılä.

“Узган ел бу көннәрдә каен җиләге генә түгел, кура да бетә башлаган иде инде. Быел әле җир җиләге дә кайбер урыннарда чәчәктә утыра. Шулай булгач, көзгә кадәр җиләк җыябыз, Аллаһ бирсә!

Синоптиклар безне сүгә: табигатьнең үз кануннары, һава торышында нормадан тайпылышлар юк, без кешеләр генә иртә язга, эсселеккә өйрәндек, диләр. Дөрестән дә, әле 10-15 ел элек кенә җиләк вакыты – июль иде бит. Хәзер генә без бар нәрсәне дә ашыктырабыз.

Каен җиләген җыя алмаучылар борчылмасын. Базарда яисә социаль челтәрдәге төркемнәрдә сатучылар шактый. Бәясе арзан түгел. Бер литры – 600 сум.

Бакча җиләген үзебез ике атна элек ашый башладык. Быел уңыш та начар түгел. Әмма сатучылар әле бәя төшерергә ашыкмый. Казан базарларында Чувашия, Марий Эл, Краснодардан китереп сата торган җиләкләрнең килограммын 200-300 сумга алырга була. Ә менә үзебезнең фермерлар үстерә торганы 300 сумнан 450 сумга кадәр җитә. Бу очракта бәя җиләкнең эрелегенә бәйле. Ул ни кадәр зуррак булса, бәя дә югарырак.

Фермерлар дигәннән, Татарстанда җиләк үстереп-сату белән шөгыльләнүчеләр чагыштырмача күп түгел. Мисалга, Биектау районы Мәмдәл авылыннан Руслан Шакиров сүзләренчә, бу районда әлеге эш белән шөгыльләнә торган башка бер генә фермер да юк.”

 Gazet yazuınça, Хәзер Ruslan xatını belän bergä ике урында – Мәмдәлдә һәм Яшел Үзәннең Олы Яке авылында җиләк үстерәләр”

 
 


Bäyläneşle xäbärlär