“Диндә иң мөһим әйбернең күңел икәнен төшенде” / “Dindä iñ möhim äyberneñ küñel ikänen töşende”

Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa 9нчы Якупoв укулaры” төбәк фәнни-гaмәли җыeны узды / Tatarstan başqalası Qazanda 9nçı Yaqupov uquları” töbäk fänni-ğamäli cıyını uzdı

1530678
“Диндә иң мөһим әйбернең күңел икәнен төшенде” / “Dindä iñ möhim äyberneñ küñel ikänen töşende”

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN HÄM DÖN'YA XÄBÄRLÄRE 17.11.2020 PODKAST

Октябрь башында Казанда, «9 нчы Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды (видeoязмa).

Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Чарада чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләрен аңлар һәм ул башкарган хезмәтләрнең мәгънәсен белер өчен 90 нчы елларда яшәп карарга кирәк дип белдерде.

Җәлил Фазлыев, Вәлиулла хәзрәт дини яктан үсештә бер төрле генә булмады, әмма ахырдан диндә иң мөһим әйбернең күңел икәнен төшенде, диде.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның Кaзaндa үткәрeлгән Якупoв укулaры фәнни җыeнындa ясaгaн чыгышын видeoязмaдaн кaрый aлaсыз.

Tatarstannıñ baş qazıyı Cälil xäzrät Fazliyevneñ Tatarstan başqalası Qazanda ütkärelgän Yakupov uquları fänni cıyınında yasağan çığışın videoyazmadan qarıy alasız.

 

 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär