Кaзaннaн Истaнбулгa oчкычлaр oчa бaшлый

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1446158
Кaзaннaн Истaнбулгa oчкычлaр oчa бaшлый

Xәбәрчeбeздән 30.06.2020

2 августтан Казаннан Истанбул һәм Прага шәһәрләре тарафына очкычлар оча башлаячак

«Төрек авиалинияләре 2 августтан «Казан – Истанбул» маршрутына билетлар сата башлады. Шушы көннән Чехиянең «Cмaртвингс» компаниясе дә Казан белән Прага арасында очкыч рейсларын яңартырга ниятли», – дип белдерде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова башкала мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» утырышында.

Шул ук вакытта Россия эчендә 35 юнәлеш буенча очарга мөмкин инде. Әйтик, 6 июльдән «Северный ветер» авиакомпаниясе «Казан – Калининград» маршруты буенча даими рейслар ача, ә 4 июльдән Татарстан башкаласыннан Геленджикка самолетлар оча башлый.

 

Быел Татарстанда Сабантуе 4 июльдә онлайн форматта узачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендә чыккан «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» канунның 2нче маддәсе буенча, 2020 елның 4 июлен Сабан туе татар милли бәйрәме көне итеп билгеләргә, диелә бу карарда.

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле.

«Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Авылларда олы яшьтәге кешеләр күп, ә шәһәрдән Сабан туена яшьләр кайта. Халыкны сакларга кирәк. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак.

«Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

Онлайн Сабан туенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнашача алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак.

10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабан туе планлаштырыла, дип яза Ватаным Татарстан газеты.

 

Казан халык саны буенча Түбән Новгородны узып китте һәм әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте хәбәр итә.

2020 ел башына Татарстан башкаласында 1 млн 257 мең кеше яшәгән дип хәбәр итә Росстат. Идел буе федераль округының элекке лидеры — Түбән Новгородта 1 млн 252 мең кеше яши, бу Казан белән чагыштырганда 5 мең кешегә азрак.

2019 елның 1 гыйнварына Казанда 1 млн 251 мең кеше яшәгән, ягъни бер елда Татарстан башкаласында халык саны 0,5 процентка — 6 мең кешегә арткан.

 

Татарстан башкаласы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады

Ярышлар 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Бу хактаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Ынстaгрaм аккаунтында хәбәр итте.

«Рәхим итегез!» — дип язган Татарстан Президенты.

Бөтендөнья кышкы уеннарда дөньяның 108 иленнән 2 мең чамасы спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү.

Махсус олимпиадалар интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен уздырыла һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә адаптация өчен мөһим компонент булып тора.

Ярышларда иң көчле спортчыны ачыклау һәм спорт рекордлары теркәү максаты юк. Монда флаглар, гимннар һәм медальләр зачеты да юк. Зур спорттан аермалы буларак Махсус олимпиада сәясәттән читтә кала, ул олимпиянең чын кыйммәтләрен чагылдыра, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.

 

 

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär