Tatar mädäniyäten söyüçe yäş’lärdän sänğat’ uyını

Tatarstan başqalası Qazandağı Şärif Qamal muzeyında tatar kiçäse häm sänğat’ uyını oyıştırıldı

1357492
Tatar mädäniyäten söyüçe yäş’lärdän sänğat’ uyını

29 гыйнварда Казандагы “Татар китабы йорты” үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Чара - татарның атаклы язучысы Шәриф Камал музееның оешуына 70 ел тулуга да туры китерелде.

Татар китабы йорты мөдире, шагыйрә Луиза Янсуар бу көнне үзләре өчен рәсми туган көн дип атады.

Әлеге көн уңаеннан музей ишекләренең көн дәвамында ачык булуын әйткән Луиза Янсуар, бу чараларның һәр буын вәкиленә атап оештырылуын әйтте.

“Без башта мәктәп балалары өчен әдәби квест оештырдык. Аннан соң экскурсияләр булды. Аннан соң татар һәм рус мәктәпләреннән килгән балалар “Әбугалисина” дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар. Бу уен тәмамлангач Шәриф Камалның барлык туганнары белән очрашу оештырдык”, - дип белдерде Янсуар.

Ә кичен исә музей һәм татар китабы йортында татар мәдәниятен һәм сәнгатен сөюче яшьләр белән шул чордагы шәхесләрнең тормышларын һәм язмышларын чагылдырган ретро кичә һәм сәнгать уены узды.

Бу чараның максаты - Шәриф Камал исән чакта бу йортка килеп йөргән шәхесләрнең язмышларына һәм истәлекләренә бер сәяхәт ясау иде дип белдерде кичәне оештырган Луиза Янсуар.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär