Qazanda törek häm tatar rässamnäre

Qazanda “Mädäniyät küperläre” räsem kürgäzmäse

Qazanda törek häm tatar rässamnäre

16 декабрьдә Казанда “Мәдәният күперләре” исемле рәсем күргәзмәсе ачылды. Казан баш консуллыгында ачылган күргәзмәдә төрек һәм татар рәссамнарының табигать рәсемнәрен күрергә була.

Татарстан башкаласында кичә тагын бер сәнгать чарасы узды. Төрек рәссамы Зәки Сербест һәм татар рәссамы Раиф Төхвәтуллинның үзенчәлекле рәсемнәреннән торган “Мәдәният күперләре” уртак күргәзмәсе сәнгать әһелләрен генә түгел, күп кенә зыялылар, сәясәтчеләр, Төркияне яратучылар, журналистларны да бергә очраштырды.

Күргәзмәне ачып җибәргән Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан, Казан белән Измир шәһәрләре корган дуслык элемтәләрен ике республика рәссамнары тагын да ныгытты дип белдерде.

Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Измир шәһәре башлыгы Тунч Соер да күргәзмә ачылышында катнашты һәм чыгышында мондый күргәзмәләрнең Төркия һәм Татарстан республикаларының үзара элемтәләрен тагын да алга җибәрә диде.

Сәүдә һәм иктисади элемтәләр бары тик көчле мәдәнияткә нигезләнсә генә көчле була һәм алга таба бара ала, дип белдерде ул.

“Мәдәният күперләре” рәсем күргәзмәсе 26 декабрьгә кадәр ачык булачак.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär