Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa “Чәчәк фeстивaлe”

8нчe июль дүшәмбe көннe Кaзaндa “Чәчәклe Кaзaн прoйeкты” кысaлaрындa “Чәчәк фeстивaлe” aчылды.

Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндa “Чәчәк фeстивaлe”
Кaзaндa “Чәчәк фeстивaлe”
Кaзaндa “Чәчәк фeстивaлe”

8 июль дүшәмбе көнне Казанда  “Чәчәкле Казан проекты” кысаларында “Чәчәк фестивале” ачылды.

Башкаланың Әкият курчак театры алдындагы оештырылган чарада  ландшафт дизайнерларының һөнәр коллективлары заманча ландшафт экспозицияләрен тәкъдим итте.

Быел барлыгы 23 мең кв.м мәйданда 15 яңа композиция тәкъдим ителгән, “Чәчәк фестивале” бәйгесендә16 компания катнаша.

 24 июньдә башланган бәйге 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

8 июльдә Казанның «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда ачылган «Чәчәк фестивале»ндә 23 мең кв.м. мәйданда 32 композиция тәкъдим ителде. Бишенче юбилей фестиваленең темасы – «Җәйнең матур төсләре» дип аталды.

Һәр композиция уникаль, аларны ясау өчен чәчәкләр, декоратив агачлар, куаклар гына түгел, арт-объектлар, декор элементлары, сәнгати яктырткычлар да кулланылган, дип белдерелде.

 Фестивальдә быел 15 оешма катнаша, алар арасында ландшафт фирмалары, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, төзелеш һәм сәүдә өлкәсе компанияләре бар.

Фестиваль «Чәчәк ата торган Казан» масштаблы проектының бер өлеше булып тора, дип яза Казан мэриясенең рэсми сайты.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, «Чәчәк фестивале» ел саен популярлаша бара, шуның белән бергә Казанда чәчәкләр белән бизәү эше дә киң таралыш ала.

«Чәчәк фестивале» үзен яхшы яктан күрсәтте, масштабы сөендерә – ул мәйдан буенча гына түгел, ә катнашучылар саны буенча да үсә. Гомумән алганда, бүген чәчәкләр казанлыларны үзәктә, паркларда һәм скверларда гына түгел, бөтен шәһәр буенча шатландыра. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Әлеге эшне дәвам итү һәм Казанны иң төзекләндерелгән, иң матур шәһәр итү бик тә әһәмиятле бурыч», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.



Bäyläneşle xäbärlär