Fänzaman Battal. “Yulın belgän adaşmas” (Näsim Aqmal)

Tanılğan tatar yazuçısı Fänzaman Battalğa 80 yäş' tuluı bilgeläp ütelde

Fänzaman Battal. “Yulın belgän adaşmas” (Näsim Aqmal)
Fänzaman Battal. “Yulın belgän adaşmas” (Näsim Aqmal)
Fänzaman Battal. “Yulın belgän adaşmas” (Näsim Aqmal)

18 февральдә татарның танылган сатирик язучысы, кыю һәм туры сүзле фикергә ия Фәнзаман Батталга 80 яшь тулу Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәсе оештырылып билгеләп үтелде. “Юлын белгән адашмас” дип аталган кичәдә аның иҗатташ дуслары, язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясады. “Хәбәрчебездән” тапшыруының бүгенге чыгарылышында әлеге кичәдә яңгыраган фикерләрне сезгә ишеттерүебезне дәвам итәбез.

Фәнзаман Батталның “Татарстан” дәүләт радиосы белән бәйле гомере 10 елга диярлек дәвам итә. Ул 1984 нче-1993 нче елларда бу радиода әдәби хезмәткәр булып эшли.

Фәнзаман аганың шушы радио тормышы турында киңрәк итеп, кичәдә, танылган журналист, Татарстан радиосының шеф редакторы Нәсим Акмал сөйләде.

Нәсим Акмал Фәнзаман Баттал белән уздыырган әңгәмәсен дә искә төшереп, аның Совет хакимиятенә ни өчен һәрдаим тискәре мөнәсәбәттә торуына ачыклык кертте.



Bäyläneşle xäbärlär