Tatarstan xäbärläre 15/2022

Tatarstanda bulğan qayber waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1918174
Tatarstan xäbärläre 15/2022

Миңнеханов Төркиянең TOGG заводында электромобильдә йөреп карады

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурсада TOGG автомобиль заводында булды. Предприятие буенча экскурсия анда эшләнгән электромобильнең тест-драйвы белән тәмамланды.

Автомобиль төзелеше компаниясе 2019 елда беренче төрек электромобилен төзү проектын гамәлгә ашыру өчен ачылган иде. Рөстәм Миңнехановка электромобильләрне җитештерү куәте буенча ике төрле двигатель белән чыгарылуы планлаштырыла, дип сөйләделәр.

Киләчәктә модель рәте биш машинаны үз эченә алачак. Заказлар алу 2023 елның февраленә планлаштырылган, ә гамәлгә ашыру - март аена. Елына 175 меңнән артык электромобиль эшләп чыгару планлаштырыла.

Завод җитәкчелеге вәкилләре Татарстан Президенты килүен «зур хөрмәт» дип атады.

«Сезне шундый проект белән котлыйбыз. Узган елның июнендә сез аны безгә тәкъдим иттегез, һәм бүген үк производствоны күрү мөмкинлеге бар. Проектның бик уңышлы булачагына ышанам», - диде Миңнеханов.

Татарстан Президентына проект турында җентекләп сөйләделәр, эретеп ябыштыру һәм җыю цехын күрсәттеләр. Аннары электромобиль тест-драйвы оештырылды.

Төркиянең рәсми затлары: Рөстәм Миңнеханов багланышларны киңәйтү өчен зур тырышлык куя

Кичә Төркия Республикасында Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы (BTSO) катнашында оештырылган «Татарстан - Төркия» бизнес-форумы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» рәсми мәгълүмат агентлыгы яза. «Татар-информ» Төркиянең рәсми затларының чыгышларын тәрҗемәдә тәкъдим итә.

Форумда Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Хәсән Буюкдеде билгеләп үткәнчә, ведомство башлыгы Мостафа Варанкның 2019 елда Татарстанга сәфәреннән соң, Россия төбәгенә инвестицияләр арткан.

«Төркия инвесторларының Татарстанга инвестицияләре күләме якынча 2 млрд ярым доллар тәшкил итте. Безнең инвестицияләр «Джошкуноз Алабуга» проектларында, Казан вертолет заводында, «Хайат Кастамону», «Шишеджам», «КАМАЗ» йөк автомобильләре заводында һәм нефть эшкәртү заводында бар. Синергия казанышлары күрсәткече сыйфатында шулай ук безнең илгә сезнең инвестицияләр дә үсүен күрәбез», - диде түрә.

Tөркия татарлары яңа мөһаҗирләрне каршы ала

“Azatlıq radisosı” beldergänçä Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә яшәүче элекке буын мөһаҗирләре Русия башлаган сугыштан качып килүче татарларга ярдәм итә. Диңгездән һәм туристлар күпләп йөрүче Истанбулдан ерак урнашкан әлеге шәһәргә моңарчы татарлар әллә ни барып җитми иде. Бүген монда хәрәкәт арткан.

Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлангач, ә сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән чыгып китүчеләр күп булды.

Быелгы ике зур мөһаҗирлек дулкыннары Төркиягә дә кагылды: февраль-мартта килүчеләр Истанбул, Анталия, Бурса кебек зур, популяр шәһәрләрне сайласа, сентябрь-октябрьдә килүчеләр Төркиянең Мәрсин, Адана, Мардин кебек шәһәрләрен дә "ачты". Ә Төркиянең Искешәһәре исә һәрдаим татарлар өчен җәлеп итеп торучы бер урын булып кала бирә – кемнәрдер монда үзе төпләнеп калырга тели, ә кемнәрдер йөз ел элек монда килеп урнашкан татарлар мирасы, аларның варислары белән танышыр өчен килә.

Искешәһәр Төркиянең иң татар төбәге санала: биредә берничә татар авылы бар, Искешәһәрнең үзендә ике меңнән артык татар яши, татар милләтенең мәдәнияте белән шәһәр музеенда да таныштыралар. Себер татарлары, кырымтатарлар белән бер тирәдә урнашканга, Казан-Оренбур якларыннан килеп урнашучылар үзләрен казан татарлары дип атый.

«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Энҗе Габдуллина «Татар кызы» бәйгесендә җиңде

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Актаныш районы кызы "Татар-информ" һәм "Интертат" журналисты Энҗе Габдуллина гран-при иясе булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат бүләк ителде.

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды.

Энҗе Габдуллина оештыручылар, әти-әниләренә, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен әйтте.



Bäyläneşle xäbärlär