Татарстан хәбәрләре/Tatarstan xäbärläre 19

Tatarstanda bulıp uzğan qayber waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1864981
Татарстан хәбәрләре/Tatarstan xäbärläre 19

Мәскәүдә татар яшьләрен «Җыелдык» дигән татарча пикникка чакыралар

“Tatar-inform” агентлыгы белдергәнчә Мәскәүдә яшәүче татар активисты Адилә Сәлахетдинов «Җыелдык» дип аталучы татарча пикник оештыра. 

Мәскәү татар яшьләре 13 август көнне Измайловский паркында милли рухта узачак пикникта катнаша ала. Адилә Сәлахетдинова сүзләренчә, бу вакытны бергә күңелле итеп үткәрү һәм яңа танышлар табу өчен кирәк.

«Бу пикник – татарларның бергә җыелуы. Вакытны бергә, күңелле үткәрәсе, яңа танышлар табасы килә. Пикник татар рухында булачак. Бөтен кеше кечкенәдән үк белгән җырларны җырлап, ашап, ял итәчәкбез. Ризыклар барысы да хәләл булачак. Алкоголь куллану тыелган. Актив уеннар, танышу өчен интерактивлар да уздырачакбыз», – дип таныштырды ул.

Адилә Сәлахетдинов урыннарның чикле булуын да билгеләп үтте. 

«Катнашырга теләүчеләр әкренләп җыелалар. Язылучылар үзләре дә миңа булышырга теләк белдерә. Мин бу пикникны беренче тапкыр уздырам. Шуңа күрә мин ниндидер массакүләм җыелыш уздырырга теләмәдем. Чөнки ул зур җаваплылык та. Минимум унбиш, максимум егерме биш кеше җыелырбыз дип уйлыйм», – диде ул.

Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты

“Татар-информ” язганча Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды.

Чулпан Җәлилова Карабашта герой-җәлилчеләр һәйкәле янында булды, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ул биредә символик имән үсентеләре утыртты, бистә урамнарында йөрде. Мәскәү кунагы белән очрашуга бистәдә яшәүчеләр дә килгән иде.

Мәдәният йорты сәхнәсендә шулай ук бу көнне шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Ә Муса Җәлилнең оныгы Елизавета скрипкада Рөстәм Яхинның әсәрен башкарды.

Очрашуда катнашучылар өчен Чулпан Җәлилованың легендар әтисенең авыр язмышы турында истәлекләрен һәм хикәяләр сөйләве иң кызыклы мизгелләр булды.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна Малышева һәм ике оныкчыгы Михаил һәм Лиза хәзер Мәскәүдә яши.

 

Чаллыда яңа "татар мәдәниятенең беренче шәһәр фестивале" узачак

13 августта Чаллының Азатлык мәйданында үтәчәк чараны URBANTATAR татар яшьләре берләшмәсе оештыра.

Чаллыда URBANTATAR татар яшьләре берләшмәсе "яңа татар мәдәниятенең беренче шәһәр фестивален" - UT FEST уздырачак, дип хәбәр итә Азатлык радиосы.

Чара 13 августта, шәһәрнең Азатлык мәйданында узачак.

Анда Казаннан Yummy Music җырчылары, Мәскәүдән диджей Aman Po-Kaifu катнашыр дип көтелә, остаханәләр һәм теләге булганнарга автобуста экскурсия уздыру ниятләнә.

Азатлык мәйданында кул эшләре, татарча китаплар тәкъдим ителә торган зона да булачак диелә.

URBANTATAR — Чаллы татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мохитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру. "Бу проект 2019 елда юктан гына барлыкка килде. Без аны үз шәһәребезгә һәм телебезгә мәхәббәтебезне аңлату өчен ачтык", дип аңлата берләшмәгә нигез салучылар аның максатларын.

2020 елның җәендә берләшмә URBANTATAR интернет-радиосы ачты.

Татарстанда тавык ите, йомырка бәясе кими

“Ватаным Татарстан” җиткергәнчә быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек күләмдә булачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков: «Язның – суык, җәйнең – бик эссе килүенә карамастан, авыл хезмәтчәннәренең чәчү эшләренә әйбәт әзерләнүләре нәтиҗәсендә продукциягә кытлык көтелми», – дип белдерде.

Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә. Әмма беришен башка төбәкләрдән дә кертергә туры киләчәк.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, үсемлек мае белән – 600 процентка, шикәр комы белән – 300 процентка тәэмин ителгәнбез. Бу – 20 ел дәвамында алып барылучы планлы эш нәтиҗәсе. Дөге һәм җиләк-җимештән кала, социаль әһәмиятле продукцияне үзебезгә тулысынча җитәрлек күләмдә җитештерәбез.

Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды

“Татар-информ” язганча Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.

«Тарихи чыганаклар буенча, чәчүләр беткәч, Сабантуй алдыннан Кышлау авылы халкы урам белән бүленеп төркем-төркем чишмәгә җиз самавыр агартырга төшә торган булган. Әлеге йола бер атнага сузылган. Әниләрен көткәндә балалар уеннар уйнап күңел ачкан. Билгеле бер көндә чишмә янында халык җыелып кичке уен оештырган. Шушы онытыла барган йоланы торгызырга һәм киләчәк буынга тапшырырга теләдек», - диде Кышлау авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирова.

Катнашучылар фольклор этнографик күренеш, халык җыры, халык биюе, инструменталь башкару (гармун, баян, кубыз, курай, думбра) номинацияләрендә чыгыш ясады.

Һәркем кайнар чәй, пылау һәм коймаклар белән сыйланды. Чара ахырында катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



Bäyläneşle xäbärlär