Татарстан хәбәрләре/Tatarstan xäbärläre 17

Tatarstanda bulıp uzğan qayber waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1859041
Татарстан хәбәрләре/Tatarstan xäbärläre 17

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII  корылтае узачак

Тагын бер атнадан Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII  корылтае узачак. Анда  37 илдән  1500 кунак көтәләр. Бу хакта “Ватаным Татарстан” газеты хәбәр итә.

Билгеле булганча, корылтай биш елга  бер мәртәбә үткәрелә. Гадәттә, анда 1 мең делегат катнаша. Быел ул конгрессның 30 еллыгына  багышлана, кунаклар саны да 500гә күбрәк.

Делегатлар Казанга  30 июль көнне килеп җитәчәк. Бу  көнне  «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивален тамаша кылсалар, икенче көнгә Болгар җиренә экскурсия планлаштырылган. 1 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Милли Шура утырышы узачак. Анда «Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә – 1100 ел. Татар дөньясы һәм ислам дине», «Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге», «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек», «Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле» һәм башка темаларга фикер алышырга мөмкин. 2 августта узачак пленар утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Унынчы "Печән базары" фестивалендә ислам тарихы, татар мәчетләре темасы күтәреләчәк

Быелгы "Печән базары" фестивалендә Татарстаннан, Төмән, Уфа, Самарадан, Пермь, Мәскәүдән һәм Мордовиядән 60лап дизайнер катнашачак.

Бу хакта Азатлык радиосы белдерә.

30 июль Казанда татар яшьләре оештырган "Печән базары" заманча шәһәр мәдәнияте фестивале һәм дизайн-маркет узачак. Быел фестиваль унынчы тапкыр уза һәм ул Дөнья татар конгрессы җыены башланган көн белән дә туры килә.

Оештыручылар фикеренчә, "Печән базары" үз максатына иреште, соңгы елларны татар милли бизәкле әйберләр күбәйде, милли киемдә йөрүчеләр барлыкка килде, хәтта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та татарча камзул киеп йөри.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә волонтерлар җыялар

“Tatar-inform” агентлыгы белдергәнчә XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар волонтерлар командасын туплый. Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә.

Анкетаны 18 яшь һәм өлкәнрәк булган теләгән һәркем җибәрә ала. Төп таләпләр – инициативалык һәм җаваплылык, кинематографка кызыксыну. Волонтерлар эш тәҗрибәсе һәм матур тәэсирләр алачак, фикердәшләре белән танышачак һәм фестивальне эчтән оештыру турында беләчәкләр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак. Быел дөньяның 44 иленнән барлыгы 625 заявка теркәлгән.

Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына Казанда «Шәмаил-арт» фестивале була

28 июльдә Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Шәмаил-арт» икенче ислам сәнгате фестивале ачыла.

Бу хакта “Tatar-inform” агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль эчендәге беренче проект – «Традицияләр һәм инновацияләр» – фестивальдә катнашучы рәссамнарнең заманча гарәп-график сәнгатен, каллиграфиясен, шәмаилләрен берләштерәчәк.

Гомуми экспозициядә XX гасыр башындагы басма шамаильләр коллекциясенә (Мәскәү) һәм узган гасыр халык осталарының пыялада ясалган шәмаилләре музей җыелмасына зур урын бирелә.

Шулай ук Казанда беренче тапкыр Санкт-Петербургта яшәүче Россиядәге танылган антрополог-галим, Al Maqam фәнни һәм мәдәни проектларны үстерү фонды директоры Игорь Панковтан «Ходайга юл» дигән уникаль видеопроект күрсәтеләчәк.

Ислам сәнгате фестивален ачу тантанасы 17:00 сәгатьтә була. Бу көнне 18:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр өчен керү ирекле булачак.

Фестиваль экспозицияләрен 25 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында булачак

“Tatar-inform” белдергәнчә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе 27 июльдә 18:00 сәгатьтә Бауман урамында «Ногай» кунакханәсе янында булачак.

Татар халык бию дәресен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артистлары Данил Исхаков белән Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева үткәрәчәк.

Дәрес җанлы музыка астында узачак.

Чараны Казан мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе. Кабан күле буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класс үтте. Анда биш йөзгә якын кеше катнашкан. Халык соравы буенча Казан мэриясе татар биюе дәресен кабаттан уздырырга булган.



Bäyläneşle xäbärlär