"Кaзaн кaйтауaзы" тaпшыруы 01.12.2018

Кaзaндa "Тaтaр дөньясындa этнoтуризм һәм тугaн якны өйрәнү:xәзeргe тoрышы һәм пeрспeктивaлaры" исeмлe кoнфeрeнśия узды

1098606
"Кaзaн кaйтауaзы" тaпшыруы 01.12.2018

 15-16 ноябрь көннәрендә Казанда Русиянең йөздән
артык төбәгеннән килгән туризм вәкилләре, тарихчылар, галимнәр
катнашында, "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге
торышы һәм перспективалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция
узды.
Татар дөньясында этнотуризм мәсәләләре, этнотуризмны өйрәнү һәм мәктәп-
музейларның милли туризмдагы роле тикшерелгән чараны Бөтендөнья татар
конгрессы, Туган Җир журналы, Татарстан республикасының татар
төбәкләрен өйрәнү җәмгыяте оештырды.
Галим Дамир Исхаков, этник туризмны кайдан ничек итеп башлатырга кирәк
дигән сорауга җавап итеп, иң элек туристларны нәрсә җәлеп итә ала, шул
объектларны билгеләргә кирәк, дип белдерде.

Дамир Исхаков татарлар буларак этник туризмны устерүгә әле соңа
калынмады, татарның милли туризм потенциалы бик зур, тиз арада бу эшкә
тотынырга кирәк дип саный.

Этнотуризм татар халкына беренче чиратта нәрсә бирә ул, дигән
сорауга җавап итеп тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова,
этно туризм беренчедән акча эшләү ысулы булса, икенче яктан милләтне
күрсәтү өчен зур мөмкинлек дип белдерде.

Фәүзия Бәйрәмова этно туризмда иң беренче чиратта татарның
тарихын, киемнәрен, фольклорын күрсәтергә кирәк, татарның бары тик
мунча ягуын, бәлеш пешерүен, каз йолкуын гына күрсәтәбез икән, моның бик
примитив булып калачагын ассызыклады.

Фәүзия Бәйрәмова милли туризмның иң беренче максаты татарны
таныту булырга тиеш, диде.
 



Bäyläneşle xäbärlär