Тaтaрчa һәм тaтaр aшлaры

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 14.04.2018

952020
Тaтaрчa һәм тaтaр aшлaры

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

Язмaны ТAВЫШ УЙНAТКЫЧЫННAН тыңлый aлaсыз.

►“КAЗAН КAЙТAВAЗЫ” тaпшыруының ТAВЫШ җыелмaсы бирeдә.

►Тaпшыру тeкстының кирил вaриaнты "Казан кайтавазы":

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, узган  ике атнада Татарстанда булып узган чараларга бер күзәтү ясап, татар һәм төрки дөньяны якыннан кызыксындырган әһәмиятле вакыйгаларны искә төшереп үтәсебез килә.

Татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәк

        Бу атнада Русия думасының 6 депутаты Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучыларның һәм аларның ата-аналарынын теләге белән генә булырга тиеш дигән канун проектын тәкъдим итте. Канун проектында милли телләрне укыту Русиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел диелә.

         Тәкъдим ителгән канун проектына күрә, республиканың дәүләт телен һәм Русия халыкларының туган телләрен өйрәнергә теләгән очракта укучыларның һәм аларның ата-аналарының язма гаризасы кирәк булачак

         Канун проекты авторлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр гражданнарның тәрбия һәм белем алуның телен сайлауда иреклек һәм республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге балансын сакларга ярдәм итәчәк.

         2017 елның 29 ноябрендә Татарстан парламенты Республика мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярига калдырды.

        

2018 елның 6 апрелендә "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, татар телен ихтыярига калдыру белән татар милләте беркайчан да килешмәячәген әйтте һәм мәсьәләне хокукый аспектта хәл итәргә чакырды.

         7 апрель көнне Русия думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов мәктәпләрдә ике сәгать татар теле укыту програмының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш дип белдерде.

         Татарстан җитәкчелеге бу сишәмбедә Русия думасына кертелгән милли телләрне ихтыяри укыту турында канунпроекты җәмгыятьтә "низаг тудырырга мөмкин" дип саный.

         Бу хакта Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова 12 апрелдә журналистлар белән очрашуда белдерде.

         "Русия думасына мондый тәкъдим кертелүе безгә билгеле. Инициативаның текстын карап чыкканнан соң ул аптыраш тудырды. Русия халыклары телләрен туган тел буларак укуны ихтыярига калдыруны канунга кертү низагка китерергә мөмкин", диде Галимова.

         Аның сүзләренчә, "мәдәни төрлелек шартларында мондый тәкъдимнәргә юл куелмаска тиеш".

         "Әмма бу әле канун инициативасы гына, моңа бәя бирү кыен", - диде президент вәкиле.

         Моннан тыш, ул әлеге мәсьәләне өйрәнүче эшче төркем барлыгы турында да сөйләде. Анда дәүләт оешмалары вәкилләре, фән эшлеклеләре кергән. Экспертлар канун өлгесен өйрәнә, "документны күрүнең беренче нәтиҗәләре шушы булды", әлегә безнең конкрет позиция юк диде Галимова. Бу хакта “азатлык.орг” сайты хэбэр итте.

Тел дәүләт теле булып санала икән, ул яклау табарга тиеш

         Туган телне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе темасында кабаттан ачылган бәхәсле фикерләргә карата Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутатлары да кушылды.

         "Тел мәсьәләсе буенча сөйләшү канун кысаларында һәм сайлаучыларның фикере исәпкә алынып узарга тиеш"

          Туган телләрне факультатив итеп өйрәнүгә кайтарып калдыра торган яңа канун проектына карата мондый фикерне Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов җиткерде. Ул Дәүләт Думасы закон чыгару базасында әлегә мондый тәкъдимне күрмәвен билгеләп үтте.

         Әмма тел мәсьәләсендә Фәррахов Татарстанда һәм илнең башка субъектларында яшәүче кешеләр бәяләмәсенә юнәлеш тотып фикер йөртә. Ә ул мондый: тел дәүләт теле булып санала икән, ул яклау табарга тиеш, шул исәптән закон чыгару органнарыннан да. Шунлыктан, проблема турында тулаем сөйләгәндә, үзара килешү табарга кирәк, - дип саный Айрат Фәррахов.

         Шул ук вакытта ул фикер алышуларның да, дискуссияләрнең дә закон кысаларында булырга тиешлеген искәртте. Шундый закон проекты тәкъдиме кертү әле ул бернәрсә дә аңлатмый, диде парламентарий.  Бу хакта “татар-информ” мәгълумат агентлыгы яза.

Казанда  Татар  ашлары  бәйгесе

12-14 апрель коннэрендә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс уза.

Конкурста җәмәгать туклануы предприятиеләре аш-су осталары һәм студентлар катнаша.

Казан Ярминкәсендә оештырылган чара татар халык ашларын һәм татарларның кунакчыл булуын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, Рестораторлар һәм һәм отельерлар ассоциациясе оештырган конкурсның ачылыш тантанасы 12 апрелдә булып узды.

Жюри әгзасы Рәмзия Нуриева бу бәйгенең максатының-татарларның милли ашларын бар дөньяга таныту дип әйтте.

Рәмзия ханым бәйгедә Татарстанның 28 районыннан 30 команданың ярышуын хәтерләтеп, иң тәмле ризыкның күңел биреп хәзерләнгән ризык икәнен дә әйтеп узды.

Рәмзия Нуриева “Казан кайтавазы” тапшыруы аша Төркия туристларын Казанда узачак Дөнья Чемпионаты матчларына чакырды һәм татар ашлары белән төрекләрне каршы алырга һәрвакыт әзер булуларын җиткерде.



Bäyläneşle xäbärlär