"Кaзaн кaйтауaзы " тaпшыруы 24.11.2018

Кaзaндa Aяз Гыйлaҗeв һәм Чыңгыз Aйтмaтoвның туулaрынa 90 ел тулугa бaгышлaнгaн xaлыкaрa кoнфeрeнśия узды

"Кaзaн кaйтауaзы " тaпшыруы 24.11.2018

Кaзaн кaйтауaзы 47

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

узган атнада Казанда төрки дөньяның атаклы
язучылары Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовның тууларына 90 ел тулуга
багышланган халыкара конференция узды.


Конференциядә Русия төбәкләре белән беррәттән, Венгрия, Казахстан,
Кыргызстан, Төркия кебек чит илләрдән дә дистәләрчә галим катнашты.


Язучы Ринат Мөхәммәдиев Аяз Гыйләҗевнең язучылык чорына тукталып,
аның өчен бер генә критерия булуын, моның-әдәбият һәм халык, туган тел
һәм әдәбият икәнен ассызыклады.

Журналистларның сорауларын җаваплаган, тарихчы, язучы һәм җәмәгать
эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да Аяз Гыйләҗев белән Чыңгыз Айтматовның
иҗатларын чагыштырып, аларның икесенең дә тоталитар чорда символлар
теле белән иҗат итүләрен әйтте.



Bäyläneşle xäbärlär