Тaтaрстaн бу көнгә бeр көндә гeнә ирeшмәдe

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 01.09.2018

Тaтaрстaн бу көнгә бeр көндә гeнә ирeшмәдe

КAЗAН КAЙТAВAЗЫ - 2018/35

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

Язмaны ТAВЫШ УЙНAТКЫЧЫННAН тыңлый aлaсыз.

►“КAЗAН КAЙТAВAЗЫ” тaпшыруының ТAВЫШ җыелмaсы бирeдә.

►Тaпшыру тeкстының кирил вaриaнты "Казан кайтавазы":

30 август татарстан суверенитеты көнендә татар иҗтимагый үзәге Казанның Тинчурин паркында әлеге көнгә багышлап митинг концерт оештырды.

Татарстан дәүләтенә кагылышлы уннарча шигарь күтәрелгән митингта дистәләгән татар зыялысы Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел тулу уңаеннан ялкынлы чыгышлар ясап үз фикерен белдерде.

Без бүген сезгә шушы митингта тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе яңгыраган Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын тәкдим итәрбез. Киләсе тапшыруларыбызда исә башка зыялыларның фикерләрен җиткерербез.

Әйе, митингта иң беренче булып сүз бирелгән 1990 елларда Татарстан Югары Советы депутаты да булган, тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышын әлеге көннең нинди бәйрәм булуына басым ясап, Татарстанның бу көнгә бары тик бер көндә генә ирешмәвен, моның өчен күп гасырлардан бирле көрәш алып барылуын белдерде һәм шушы юлда шәхит киткән татар зыялыларының исемнәрен санап үтте.

Фәүзия Бәйрәмова декларация кабул ителгән көннәргә әйләнеп кайтып, декларациядә башта татар телнең генә дәүләт теле буларак кабул ителергә тырышылуын, әмма соңгы минутларда гына декларациянең бу вариантының үзгәртелеп республикада дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре дигән вариантның кабул ителүен җиткерде.

Фәүзия Бәйрәмова 1990 нчы елның 30 нчы августында кабул ителгән Татарстан республикасының суверенитет декларациясен-Татарстан дәүләтенең нигез ташы дип бәяләде.

Татарстан югары советының элеккеге депутаты үз чыгышында декларациянең нинди шартларда кабул ителүен, халыкка төзелеп бетмәгән булса да дәүләтчелек алып бирүләрен әйтте.

Фoтoсүрәттә: язучы Фәүзия Бәйрәмoвa һәм тaтaр тeлeн яклаучы тaнылгaн пeдaгoг Пaвeл Шмaкoв



Bäyläneşle xäbärlär