QAZAN QAYTAWAZI - 49

QAZAN QAYTAWAZI - 49

 

"QAZAN QAYTAWAZI" tapşıruı. 08.11.2017

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, узган  ике атнада Татарстанда булып узган чараларга бер күзәтү ясап, татар һәм төрки дөньяны якыннан кызыксындырган әһәмиятле вакыйгаларны искә төшереп үтәсебез килә.

Быелның 20 нче июлендә Русия президенты Владимир Путинның сүзләреннән соң башланган мәктәпләрдә балаларга туган тел булмаган башка телләрне мәҗбүри укытуны бетерү турында әйткән сүзләреннән соң, җәмәгатьчелектә башланган кызу бәхәсләр ниһаять 26 октябрьдә узган Татарстан парламенты утырышында да телгә алынды.

Әлеге утырыш гадәттәгечә Татарстан гимнын башкару белән башланып китте.

Аннан берәм берәм чыгышлар яңгырады. Татар теленә кагылышлы буларак иң беренче булып сүзне шагыйрь, язучы, депутат Разил Вәлиев алды.

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исә үз чыгышында, Татарстанда кабул ителгән ике дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту  турындагы канун проектын көн тәртибенә кертүне сорады.

Парламент утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә, Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышуны киләсе утырышка калдырып торуны сорады. Депутатлар әлеге фикергә каршы чыкмады.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проблемага шулай да кагылып үтте.

“Без янәдән  90нчы елларга әйләнеп кайттык. Җәмгыятьне бүләрдәй шундый вәзгыятьне ничек тудырып була? Милли багланышлар буенча бездә бернинди сораулар юк иде, – дип дәвам итте Татарстан Президенты. – Документ барлыкка килгәннән соң без эшче төркем төзедек, Хөкүмәт бүген дә эшли. Мин әлеге эшне тыныч кына ахырга кадәр җиткерү кирәк дип саныйм”, диде ул.

“Мин Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу эшне төгәлләү һәм кешеләргә аңлату өчен вакыт кирәк булуы турында Татарстан прокурорына, генераль прокурорга мөрәҗәгать иттем. Кызганыч, монда мәктәп директорлары гаепле булып калды. Мин бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әлеге кешеләр инструкцияне башкарган, үзләрендә салынган система буенча эшләгән”- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән конструктив диалог алып барылуын билгеләп үтте. “Уртак карар табуыбызга ышанам. Тик бу мәсьәләне кемнең башына ничек килә, шулай күрсәтергә ярамый. Ничек инде дәүләт теле ирекле булырга тиеш? Дөньяда беркайда да юк бу. Татар телен өйрәнү сәгатьләре саны буенча эшләргә кирәклеге белән риза. Һәм бу мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми.” – дип җиткерде Татарстан Президенты.

Ул Татарстанда Русиянең барлык кануннарының, республика зкануннары кебек үк, саклануын билгеләп үтте.

“Казан Кайтавазы” тапшыруы әзерләнгәндә Татарстан парламентының 33 нче утырышының дәүләт телләре мәсәләсе тикшереләчәк дәвамы әле узмаган иде. Бүген исә Казан вакыты белән иртәнге сәгать унда бу тема Татарстан парламентында каралды. Шушы утырышта ниләр сөйләшенде, нинди карралар кабул ителде, боларның барысы турында да киләсе тапшыруыбызда аңлатырбыз.

Fotosürätlär "tatarstan.ru" säxifäsennän alındı.