КAЗAН КAЙТAВAЗЫ - 2018/35

КAЗAН КAЙТAВAЗЫ - 2018/35

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 01.09.2018

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, узган  ике атнада Татарстанда булып узган чараларга бер күзәтү ясап, татар һәм төрки дөньяны якыннан кызыксындырган әһәмиятле вакыйгаларны искә төшереп үтәсебез килә.

30 август татарстан суверенитеты көнендә татар иҗтимагый үзәге Казанның Тинчурин паркында әлеге көнгә багышлап митинг концерт оештырды.

Татарстан дәүләтенә кагылышлы уннарча шигарь күтәрелгән митингта дистәләгән татар зыялысы Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел тулу уңаеннан ялкынлы чыгышлар ясап үз фикерен белдерде.

Без бүген сезгә шушы митингта тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе яңгыраган Фәүзия Бәйрәмованың чыгышын тәкдим итәрбез. Киләсе тапшыруларыбызда исә башка зыялыларның фикерләрен җиткерербез.

Әйе, митингта иң беренче булып сүз бирелгән 1990 елларда Татарстан Югары Советы депутаты да булган, тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышын әлеге көннең нинди бәйрәм булуына басым ясап, Татарстанның бу көнгә бары тик бер көндә генә ирешмәвен, моның өчен күп гасырлардан бирле көрәш алып барылуын белдерде һәм шушы юлда шәхит киткән татар зыялыларының исемнәрен санап үтте.

Фәүзия Бәрәмова деларация кабул ителгән көннәргә әйләнеп кайтып, декларациядә башта татар телнең генә дәүләт теле буларак кабул ителергә тырышылуын, әмма соңгы минутларда гына декларациянең бу вариантының үзгәртелеп республикада дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре дигән вариантның кабул ителүен җиткерде.

Фәүзия Бәйрәмова 1990 нчы елның 30 нчы августында кабул ителгән Татарстан республикасының суверенитет декларациясен-Татарстан дәүләтенең нигез ташы дип бәяләде.

Татарстан югары советының элеккеге депутаты үз чыгышында декларациянең нинди шартларда кабул ителүен, халыкка төзелеп бетмәгән булса да дәүләтчелек алып бирүләрен әйтте.

Фәүзия Бәйрәмoвa фoтoсүрәтe